Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән 2013 елның 1 гыйнварыннан мәдәният учрежденияләрен норматив финанслауга күчерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре мәдәният учрежденияләре күрсәтүче дәүләт һәм муниципаль хезмәте буенча күрсәткечләрне санау өлкәсендә үз тәкъдимнәрен кертте.