Татарстан Финанс министрлыгында инвесторлар белән киңәшмә узды

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

19 июль көнне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика күләмендә әһәмиятле инвесторлар белән киңәшмәләр узды. Әлеге киңәшмәләрдә физик затларның кеременә салым һәм җир салымнары буенча җыелган әҗәтләрне каплау турында сөйләшү барды. Очрашуда Россиянең Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты. "Вамин Татарстан" ААҖ, "Ак Барс" ААҖ, "Кызыл шәрыкъ Агро" ААҖ, "Агросила групп" ЯАҖ, "Рацин" ЧҖБ, "Татплодоовощпром" ЯАҖ, "Болгар арыш" ЯАҖ вәкилләре финанс хәлләре турында сөйләп, әҗәтләрне каплау мөмкинлеге турында хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International