2012 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда керем салымы 30,1 млрд. сум күләмендә мобилизацияләнгән
2012 елның 23 июле, дүшәмбе
ТР консолидацияләнгән бюджетын тулыландыручы төп чыганакларның берсе – предприятиеләр түли торган керем салымы. Агымдагы елның узган 6 ае эчендә берләштерелгән бюджетка шундый 30,1 млрд сумлык салым алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 3 млрд сумга күбрәк. Тик ел ахырына әлеге күрсәткеч буенча план биременең үтәлмәү куркынычы бар. Анализ күрсәткәнчә, июль аенда аны түләүнең кимү тенденциясе күзәтелә башлаган. Бу хакта бүген республика финанс, казначылык һәм салым органнарының беренче яртыеллыкта эш йомгакларына багышланган коллегиядә сүз булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында уткән чарада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Узган 6 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше хакында хисап тоткан финанс министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, казнага тупланган керемнәр бу чорга куелган бурычларның үтәлүен раслый. ТР берләштерелгән казнасына узган 6 айда 96,6 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 21,4 млрд сумы федераль казнадан бүленгән акчалар, 75,2 млрд сумын – бюджетның салым һәм салымнан тыш керемнәре тәшкил итә.
Узган 6 айда республика казнасының үз керемнәре 60,1 млрд сумлык булган. Бу чорда җирле казналарга салым һәм салымнардан белән бәйле булмаган 15,1 млрд сумлык керем алынган.
Инде әйтеп үтелгәнчә, казнаны тулыландыручы төп чыганакларның берсе – керем салымы. “ Ярты ел эчендә аның буенча план үтәлүгә карамастан, алга таба бу салымның кимү тенденциясе борчый”, -ди Радик Гайзатуллин. Аның сүзләренә караганда, бүген мондый салымны 34 меңгә якын предприятие түли икән. Шулай да керем салымының 95 процентын 954 предприятие тәэмин итә. Салымны арттырып түләүче предприятиеләр дә бар. Алар сәнәгатьтә җитештерү, финанс эшчәнлеге, транспорт, элемтә, сәүдә өлкәләренә карый. Шул ук вакыта 357 предприятие 6 айда керем салымын узган елга карганда азрак күчергән. Алар энергетика, нефть чыгару һ.б. өлкәләргә карый. “Тармак министрлыклары, салым органнары белән бергәләп, моның сәбәпләрен, предприятиеләрдәге вазгыятьне җентекләп анализларга кирәк. Дөрес, моның объектив сәбәпләре дә бар. Нефть бәясе төшү, доллар курсы үсү нәтиҗәсендә кайбер предприятиеләр минуска эшли. Долларларда кредит алучыларның йөкләмәләре арта, керем салымының кимүенә китерә. Шул ук вакытта кайбер предприятиеләр бу салымны түләүдән качарга да тырыша. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Ел ахырында планда каралган 50 млрд 700 млн сум күләмендә керем салымын тәэмин итәчәгебезгә ышанам”, -ди финанс министры.
Республика һәм җирле бюджетларның нигезен тәшкил итүче төп салымнарның берсе – физик затлар кеременә салым. Узган 6 ай эчендә консолидацияләнгән бюджетка ул 20,1 млрд сумлык җыелган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 2,8 млрд сумга күбрәк. Бюджетның үз керемнәрендә аның өлеше 27 процент тәшкил итә. Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үз чыгышында искәрткәнчә, физик затлар кеременә салым җыелуның 16 процентка үсешендә сәнәгать предприятиеләре зур роль уйнаган. Ә менә бу җәһәттән авыл хуҗалыгы предприятиеләре борчу тудыра. Бигрәк тә “конверт системасы” белән түләү моңа йогынты ясый. Коллегиядә әлеге салымның килү темплары сизелә башлавы билгеләп үтелде. Моңа Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә әлеге салымны җыю темпларының акрынаюы тәэсир иткән.
Республика казнасын тулыландыручы эре салымнарның тагын берсе – акцизлар. Беренче яртыеллыкта алар 6,4 млрд сумлык җыелган. Шуның 3,6 млрд сумы - нефть продуктларыннан, 1,8 млрд сумы – сыра, 1 млрд сумы алкоголь сатудан кергән. Радик Гайзатуллин белдергәнчә, алкоголь сату күләме шушы чорда республикада 4 процентка артса да, монда читтән кертелгән эчемлекне күпләп сату роль уйнаган. Шуңа күрә республика казнасы акцизлардан килми калган 36 млн сумга якын керемен югалткан.
Җир салымы исә җирле казналарны тулыландыручы төп чыгынак. Узган 6 айда ул 2,8 млрд сумлык җыелган. Бу, 2011 елның шул чорына караганда, 404 млн сумга артыграк. Шулай да Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Саба районнары әлеге салымны узган елга караганда кимрәк түләгән. Финанс министры Радик Гайзатуллин искәрткәнчә, җир салымын җыю өчен бүген төп резерв булып вакытында түләнмәгән салым бурычларын кайтару тора. Ел башыннан аның күләме 3 процентка үскән. Министр җир салымының авыл җирлекләре өчен төп керем чыганагы булуын искәртеп, муниципаль районнар башлыкларына бу эшне контрольгә алырга, түләүдәге кимчелекләрне, сәбәпләрне анализларга, вакытында түләнмәггән салым бурычларын бетерергә кушты.
Беренче яртыеллыкта республика консолидацияләнгән бюджетының салымнардан тыш керемнәре 5,1 млрд сум булган. Министр аның буенча уңай динамика саклануын искәртте.
Консолидацияләнгән бюджетның чыгымнарына килгәндә, бу чорда аның күләме 94,5 млрд сум булган. Бу планның 47 проценты. Республика казнасының чыгымнары 82,9 млрд сум тәшкил иткән. Җирле казналарга бюджетара трансфертлар рәвешендә 14,2 млрд сум бүленгән.
“Узган 6 айда алынган бюджет керемнәре тулысынча хезмәт хакларын түләргә, беренчел дәрәҗәдә каралган чыгымнарны тулы күләмдә финансларга мөмкинлек бирде”, -дип искәртте министр.
Планлаштырылган параметрлар буенча бюджетның үтәлеше өчен, коллегиядә калган 6 айга төп бурычлар билгеләнде. Алар – республика һәм муниципаль комиссияләр тарафыннан бюджетның үз керемнәрен арттыру чаралары күрү (беренче чиратта, керем салымын, физик затлар кеременә салымны арттыру өчен эшләү, хуҗасыз җирләрне әйләнешкә кертү), җир салымы буенча недоимканы кыскарту, салым белән бәйле булмаган керемнәрне арттыру өчен, дәүләт һәм муниципаль милекне тагын да нәтиҗәлерәк файдалану, нигезсез кредиторлык бурычларына юл куймау.
26 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.