Россия Финанс министрлыгы федераль бюджет вариантлары өстендә эшли

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы нефтькә бәя баррель өчен 60 һәм 80 доллар булган очрак өчен федераль бюджет вариантлары әзерли, диде Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу буенча өчкырлы комиссия утырышында ясаган чыгышында РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров. 

"Тышкы икътисад шартлары кискен үзгәргән очракта федераль бюджетның тотрыклылыгын тикшерү өчен тест ясыйбыз без. Нефтькә бәя баррель өчен 60 һәм 80 доллар булган очракта бюджет ничек үтәләчәген санап карыйбыз", - диде А.Лавров. Аның сүзләре буенча, шундый "кризиска каршы бюджет" рәсми фаразларга нигез булмыячак, бары тик кризис килгән очракта реакцияне алдан әзерләү өчен генә формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International