Россия хезмәт министрлыгы агымдагы елның 1 августына хәтле бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы системасын үзгәртү проектын әзерләргә тиеш. Аның нигезендә нәтиҗәлекле контракт, ягъни бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аның эш нәтиҗәлелелегә бәйле. Бюджет учрежденияләре җитәкчеләренең хезмәт хакы хезмәткәрләрдән торачак. Бу турыда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу буенча Россиянең өчкырлы комиссиясе утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.