Рейтинг яңа мөмкинлеккә юл ача

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Рес-публикасы кредит рейтинг­­ларын раслаучы официаль хәбәр (пресс-релиз) бастырды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллиннан әлеге вакыйга турында тәфсилләп сөйләүне сорадык.

– Радик Рәүфович! Республикабызның кредит рейтингы турында газетабызда моңарчы да язып килдек. Шушы темага әйләнеп кайту өчен яхшы сәбәп бар: Fitch рейтинг агентлыгы янәдән аны раслады...

– Чыннан да, 1 августта узган “fitch ratings” халыкара рейтинг агентлыгының кредит комитеты, Татарстан Рес­публикасына кредит рейтинглары буенча, алда барлык спектрларда үзләштерелгән рейтингларны раслау турында карар кабул итте. Ягъни озак сроклы рейтинглар чит һәм халыкара валютада шкала буйлап “bbb” дәрәҗәсендә “стабиль” фараз дип расланды.

– Бүген дөнья базары­ның авыр шартларында, кайбер Европа ил­ләре авырлыклар кичергәндә, республикабыз өчен бу карар мөһимме?

– Беренче чиратта респуб­лика рейтингының инвестицион категориядә расланганын ассызыклыйсы килә. “Fitch” рейтинг агентлыгы бәяләгән башка Россия регионнары арасында безнең республикабыз гына Мәскәү һәм Санкт-Петер­бург шә­һәрләре белән беррәттән бу ка­тегориядә шундый рейтингка ия, дәрә­җәсе генә бераз калыша. Татарстан өчен потенциаль инвесторлар бе­лән эшләү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан югары бәя саклап калынды дигән сүз бу.

Республиканың югары рейтингы икътисадның реаль секторы хуҗалыклары, шулай ук төрле кредит һәм финанс оешмалары өчен финанс чаралары һәм инвестицияләр җәлеп итүдә мө­һим шарт булып тора.

– Димәк, рейтинг республиканың актив, килә­чәктә үсешкә өмет баглаучы предприятие һәм оешмалар өчен дә мөһим?

– Әлбәттә. Эш шунда ки, гадәттә, аерым ил һәм регионнарның кредит рейтингларын ил яки регионның бурыч йөкләмәләре буенча инвесторлар үз кертемнә­ренең рисклары белән генә бәйләп карамый, ә теге яки бу территориянең икътисадында эш хәвефләрен дә бәяли. Регионның оешмалары һәм предприятияләре өчен би­релүче бурычына да йогынты ясый.

Республикага инвести­цияләр җәлеп итү икътисад үсешенә, тулай төбәк продукты артуына китерә. Моның нәтиҗәсе буларак федераль һәм республика бюджетына җыелучы салым арта.

– Бюджет дигәннән, рейтинг агентлыгы белгечләре, карар кабул ит­кәндә, аның үтәлеше күрсәткечләрен төп факт итеп аламы?

– Әйе. Рейтинг агентлыгы белгечләре региональ бюджет белән бәйле булган барлык күрсәткечләрне төптән анализлый. Бюджет белән идарә итү, чыгымнарны үзкеремнәр белән каплау мәсьә­ләләренә аерым игътибар бирә.

2009 кризис елында кү­зәтелгән кайбер кимүдән соң, федераль бюджет кертемнәрен санамаганда, республиканың үз керемнәре – салым һәм салым булмаган керемнәр – ике елда стабиль үсеш алды, узган елда алар 2013 млрд сумга җитә язды.

Агымдагы елның ярты елы буенча караганда, ке­ремнәр буенча үтәлеш план күрсәткечләренең 54 процентын тәшкил итте. 2012 елда үз ке­ремнәр 111,5 млн сум кү­ләмендә фаразлана, бу узган елгыдан күпкә артык. Бюджет вазыйфаларын, шул исәптән дәүләтнең социаль гарантияләрен үтәү өчен финанс базарыннан заем чараларын җәлеп итәргә туры килмәячәк дигән ышаныч бар. Бюджет чыгымнары үз керемнәре белән капланачак, диелә “Fitch” агентлыгы хәбәрендә.

– Республика Хөкүмәте әҗәт алса, республикага бурыч йөкләнеше арта, диелә агентлык пресс-ре­лизында. Шулай да ниндидер киеренкелек чалымнары сизелә шикелле.

– Дөрестән дә, соңгы елларда республиканың әҗәте артты. Ләкин бу республика икътисадында читенлекләргә бәйле түгел, димәк, бюджет үтәлешендә дә чагылмый. Агымдагы чыгымнарны тормышка ашыру өчен кредит ресурслары җәлеп итәргә кирәкми. Бу исә 2008 елда откан 2013 елда Халыкара җәйге Универсиаданы Казанда уздыру буенча зур проектка бәйле. Федераль үзәк средстволары, шулай ук кире кайтарып бирү шарты белән алынган чаралар капиталь характердагы чыгымнарны тормышка ашыру өчен кулланыла – юл инфраструктурасы, транспорт белән тәэмин итү, шул исәптән метро төзелеше һәм төрле спорт объектлары. Сүз уңаеннан, бу күрсәткечләр рейтинг агентлыгы белгеч­ләре тарафыннан уңай яктан характерлана. Республиканың бурычы федераль үзәктән алынган кредит бюджеты буенча йөкләмә икәнен ассызыклыйсы килә. Аны җайга салу буенча эш (түләп бетерү, түләү структурасын үзгәртү һәм башка чаралар) хәзерге вакытта Россия Финанс министрлыгында эзлекле рә­вештә алып барыла. Бу өлкәдә федераль хакимият тарафыннан аң­лашу бар.

– Радик Рәүфович! Киләчәктә республиканың кредит рейтингына кагылышлы сорауны бирми кала алмыйбыз. Алдагы елларда аның тагы да артуы мөмкинме?

– Рейтингның югары бәясе һәм аның шул дә­рәҗәдән төшмәве ниндидер махсус уздырылган чараларга бәйле түгел. Бу – ТР Президенты алып бара торган икътисад, социаль өлкә үсешен дәвам итү, халык тормышы дәрәҗәсен кү­тә­рүгә, ягъни республика үсе­шенә юнәлдерелгән сәясәт нә­тиҗәсе. Бәяләү уздырганда, халыкара агентлык аналитиклары бик күп факторларга, мәсәлән, дөнья икътисады һәм дөнья финанс базары торышы, регион һәм илдә алып барылучы со­циаль-икътисадый сәя­сәткә игътибар итә.

Бюджет сәясәте, дәүләт финанслары белән идарә итү өлкәсендә акыллы, үлчәнгән, хатасыз финанс һәм икътисад сәясәте уздыру, алдан уйланылган карарлар кабул итү һәм уздыру тиешенчә нәтиҗә бирәчәгенә мин нык ышанам. Республика кредит рейтинг дәрәҗәсендә бу, әлбәттә, уңай чагылачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International