Россия Финанс министрлыгы закон проектын әзерләүгә керешкән, кабул ителгән очракта, ул барлык аудиторларны тикшерүләр барышында алынган документларын бары РФ территориясендә генә сакларга йөкләтәчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган закон проектының паспортында әйтелгән.
Финанс министрлыгы аудитор оешмаларга һәм шәхси аудиторларга тикшерүләр барышында алынган һәм төзелгән документларны һәм аларның күчермәләрен биш елдан да ким булмаган вакыт аралыгында бары Россия территориясендә генә саклау таләбен билгеләргә тәкъдим итә. Шул исәптән, Финанс министрлыгы документларны җыю, язу, системага салу, туплау һәм саклау уздырылган базаларны бары РФ территориясендә генә урнаштырырга тәкъдим итә.
Закон проектының паспортында күрсәтелүенчә, Федераль казначылык аудитор оешмаларның эш сыйфатларын тикшергәндә, документларның бер үк вакытта РФ территориясендә дә, шулай ук аннан читтә дә саклану очракларын ачыклаган. Мондый хәл хәзер “Аудитор эшчәнлек турында” законда мәгълүматны бары РФ территориясендә саклау таләбе булмаудан килеп туа. Бу, Финанс министрлыгы фикеренчә, аудиторлык сере булган мәгълүматның башка затларга, шул исәптән, чит ил гражданнарына ачык булу куркынычын тудыра.