Дмитрий Медведев илкүләм проектлар буенча йөкләмәләрне үтәү сыйфатын күзәтеп барырга әйдәде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев илкүләм проектларның йөкләмәләрен сан ягынан үтәү, аларның сыйфатына зыян китерергә тиеш түгел дип белдерде.

“Безнең өчен иң мөһиме, әлбәттә, теге яисә бу йөкләмәләрнең сан ягыннан үтәлеше түгел, ә без исәпләгән максатчан күрсәткечләргә ирешүгә йөз тоу”, - диде ул РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышын ачып.

Медведев 2019 елның беренче яртыеллыгында президиумның җиде утырышы узды, аларда алты илкүләм проект каралды дип хәтерләде. Нәтиҗәдә 85 йөкләмлә бирелгән. “Алар гамәлгә куела, мин анда хәл нинидер авыр дип әйтә алмыйм, - диде Министрлар Кабинеты башлыгы. – Юк, гомумән һәм тулаем алганда, йөкләмәләр шактый яхшы нәтиҗәлелек белән гамәлгә куела”.

Премьер проект эшне оптимизацияләү мәсьәләләрен тикшерү кирәк дип өстәде. Аерым алганда, вице-премьерлар җитәкләгән проект комитетларны хокуклар һәм вазыйфалар белән көчәйтергә кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International