Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов белән Николай Никифоров Чаллыда IT-парк ачтылар
2012 елның 25 августы, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркының Яр Чаллыдагы икенче мәйданчыгын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Н.Никифоров, вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев, "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когонин һ.б. катнашты.
Яр Чаллыда IТ-парк Казанның югары технологияләр технопаркының беренче филиалы булды. Бу проектка 1,38 миллиард сум инвестиция кертелгән. Ул федераль һәм республика бюджетыннан паритетлы башлангычларда финанслаштырылган.
Объект бик кыска вакыт эчендә төзелгән. Бу максатларда "КАМАЗ" ААҖнең төзелеп бетмәгән хисаплау үзәгенең каркасы файдаланылган, ул бер ел эчендә ультразаманча бинага әйләнгән, монда резидентларның эше өчен барлык шартлар тудырылган.
Чаллы IT-паркы - кече һәм урта IT-компанияләр өчен 10 мең кв. метрдан артык мәйданлы офис бүлмәләре. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 23 мең кв.метр. Монда барлык кирәкле инфраструктура тудырылган: бизнес-инкубатор, сервер, сөйләшү бүлмәләре, конференц-зал һәм матбугат хезмәте, банк һәм почта бүлекләре, ашханә һ.б. Яхшы элемтә каналлары Чаллы мәйданчыгы белән Казаның төп технопаркы арасында тулы коммуникацияне тәэмин итә.
Тантаналы чарада чыгыш ясаганда, Николай Никифоров Яр Чаллы технопаркын "фантастик объект" дип атады.
"РФ җитәкчелеге тарафыннан бик амбициоз максат куелган - илдә 25 миллион югары технологияле эш урыны булдыру. Татарстанда икенче IT-паркны ачу технопарклар хәзинәсен тулыландыра. Бу төбәкнең әлеге максатка иң интенсив һәм зур адымнар белән баруы турында сөйли", - диде ул.
Федераль министр технопарк резидентларына үз бизнес-идеяләрен уңышлы алып баруларын теләде.
Чаллы IT-паркы мәйданчыгының үзенчәлеге - машина төзелеше өлкәсендәге IT- уйлап табуларга махсуслашан булуы. ТР Президенты билгеләвенчә, "КАМАЗ" технопарк хезмәтләрен төп кулланучы булачак. "Монда кече һәм урта бизнес үсшеннән тыш, бу IT-парк безнең эре компанияләргә эшләячәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чаллы мәйданчыгын эшләтеп җибәрү алдыннан Яр Чаллыда технопарк белгечләре тарафыннан тулы күләмдә IT-экосистема тудырылган, ул үз эченә кадрларны әзерләүне дә ала.
Казан (Идел буе) федераль университетының җирле филиалы базасында Югары информацион технологияләр һәм системалар мәктәбе филиалы ачылган.
IT-паркта студентларга Казаннан онлайн-лекцияләр укылачак, кайбер дисциплиналарны IT-парк резидентлары хезмәткәрләре укытачак. "Мин бу Россиянең һәм халыкара IT-үзәге булачак, дип уйлыйм", - дип ышанычын белдерде ТР Президенты.
Бүгенге көндә инде 22 компания Чаллы мәйданчыгының резиденты булган. 18 нче августта бизнес-инкубаторга беренче сайлап алу конкурсы үткән, анда РФнең 20 шәһәреннән 104 проект катнашкан.
Россия IT-тармагының авторитетлы вәкилләре кергән эксперт советы, алар фикеренчә, иң уңышлы 20 проектны сайлап алган. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров сайлап алу конкурсында җиңгәннәргә бизнес-инкубатор резентларының сертификатларын тапшырдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау турында
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен 310 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр каралган.
4
июнь, 2026 ел
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру турында
Татарстан Республикасында 2026 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
3
июнь, 2026 ел
Клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау турында
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда Мамадыш, Кукмара, Арча һәм Балтач муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы алты мәдәни-ял итү оешмасы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
2
июнь, 2026 ел
2025 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын, шулай ук 2026 елның беренче кварталында республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз