"Татнефть" ААҖ директорлар советы 2012 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясады

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татанефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең узган 7 айда бюджеты үтәлеше, 2012 елның беренче яртысында финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелеп, сентябрь аена план расланды.

Хисап чорында компания ятмаларыннан 12,913 млн тонна нефть чыгарылган. 287 мең тонна - планнан тыш табылган. 414 млн куб. метр иярчен газ чыгарылган. Ул, узган елның шул чорына караганда, 7,1 процентка артыграк.
Бу чорда шулай ук 136 яңа скважина файдалануга кертелгән, алардан 88 мең тонна “кара алтын” чыгарылган. Компаниянең Татарстаннан читтәге лицензияле участокларыннан 146,6 мең тонна нефть чыгарылган, 16 скважина борауланган.
Беренче яртыеллыкта югары үзле Ашальчи нефть ятмаларыннан 30,4 мең тонна нефть чыгарылган. Участок буенча уртача дебит тәүлегенә 200 тонна тәшкил итә. Ятманы үзләштерә башлаганнан бирле биредә 137,2 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган.

Хисап чорында төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән алынган табыш-брутто 257 млрд сум тәшкил иткән. Өстәмә кыйммәт салымы һәм экспорт пошлинасы исәпкә алынмаган табыш-брутто күләме, узган елның шул чорына караганда, 10 млрд сумга арткан.

Ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе буенча 39 млрд сумлык керем алынган, чиста керем 30 млрд сумлык булган. “Татнефть” хисап чорында төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 152 млрд салымга якын түләүләр башкарган. ТР консолидацияләнгән бюджетына 12 млрд сум күчерелгән.

“Татнефть” компанияләр төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 23,3 млрд сум тәшкил итә. Шуның 11,3 млрд сумы нефть чыгару өлкәсенә салынган.

Бүген Директорлар советы утырышында бораулау комплексын техник яктан яңадан җиһазлау кысаларында, горизонталь скважиналарда бораулауны югары төгәллек белән алып баруны тәэмин итүче заманча техника сатып алу өчен финанслар бүленүе дә хәбәр ителде.

Утырышта шулай ук “ТАТЕХ” җәмгыятендә иярчен газларны утильләштерү өчен “Capstone” газ турбинасы җайланмаларын файдалану нәтиҗәләре каралган. Анда әлеге җайланмаларны куллануның нәтиҗәлелек бирүе билгеләп үтелгән. “Татанефть” мондый җайланмаларны үз объектларында файдаланырга карар кылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International