Standard & Poor's Халыкара рейтинг агентлыгы РФ мөстәкыйль кредит рейтингын “тотрыклы” фараз белән BBB-" дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта S&P хәбәрендә әйтелә.
“Без Россиягә, аерым алганда, эре дәүләт энергетик компанияләр яисә системалы әһәмиятле банкларга, яисә мөстәкыйль әҗәт йөкләмәләренең икенче базарына карата чит ил хөкүмәтләре санкцияләрен сизелерлек кырысландыруга китерәчәк геосәяси вакыйгалар килеп туган очракта, киләсе 24 айда тискәре йогынты башкара алабыз”, - дип искәртә агентлык.
Шуның белән бергә, S&P көткәннән зуррак булган 1 кварталдагы икътисад үсешенең акрынаюы аркасында 2019 елда тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1,5%тан 1,3%ка кадәр киметкән. Агентлык җиткерүенчә, икътисадның акрынюына төп капиталның тулай туплануы кыскару (шул исәптән, инфраструктурага бюджет чыгымнарын финанслауда тоткарланулар нәтиҗәсендә), шулай ук дөньякүләм икътисадта уңайсыз хәл урнашу фонында экспортның сизелер-сизелмәс күрсәткечләре шарт булган.
Агентлыкта шулай ук 2020-2022 елларда, бюджет инвестицияләрен арттыру һәм акча-кредит сәясәтен йомшарту нәтиҗәсендә, тулаем эчке продукт үсеше уртача 1,8% тәшкил итәчәк дип исәплиләр. Шуңа да карамастан, начар демографик хәл, хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән дәрәҗәсе, икътисадта дәүләтнең өстенлек итүе, шулай ук Россия икътисадының озак сроклы үсешенә басым ясаган конкуренциянең һәм инновациянең түбән дәрәҗәсенә карата икътисадый үсеш күзлегеннән чагыштырырлык башка илләргә караганда, Россиядәге S&P фаразы начаррак булып кала бирә дип искәртәләр агентлыкта.