Финанс министрлыгы S&P Global Ratings агентлыгының тотрыклы фараз белән "ВВВ-" дәрәҗәсендә Россиянең кредит рейтингын сакап калу турында карарын уңай бәяли. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Без S&P Global Ratings агентлыгының тотрыклы фараз белән "BBB-" дәрәҗәсендә чит ил валютасында йөкләмәләр буенча Россиянең озак сроклы кредит рейтингын раслау турында карарын уңай бәялибез”, - дип җиткерделәр матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта Финанс министрлыгында икътисадый үсеш тизлегенә карата уңай трендның сакланып калуы һәм икътисадның энергия чыганакларына бәяләрнең волатильлегенә бәйлелеге кимү киләчәктә рейтингны күтәрү өчен җитәрлек нигез итеп танылачак дип искәрттеләр.