Кече һәм урта предприятиеләр өчен дәүләт компанияләре һәм дәүләт корпорацияләре сатып алулары катнашындагы преференцияләр үзмәшгульләргә дә җәелдереләчәк. Тиешле закон проекты Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм норматив-хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.
“Закон проекты тарафыннан кече һәм урта предприятиеләр субъектларының сатып алуларда катнашуына кагылган 223-ФЗның үзенә бертөрле нигезләмәләрен 2028 елның 31 декабренә кадәр һөнәри керемгә салым түләүчеләр рәвешендә Россия Федераль салым хезмәтенә учетка бастырылган һәм шәхси эшмәкәр булмаган физик затларга җәелдерү тәкъдим ителә”, - дип әйтелә Финанс министрлыгы хәбәрендә.
Сатып алулар турында гамәлдәге закон нигезендә дәүләт катнашындагы компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре үзләренең еллык заказларының 18%тан да ким булмаган өлешен кече һәм урта бизнеска бүлеп бирергә, өстәвенә сатып алуларның 15% кече һәм урта предприятеләр арасында турыдан-туры сатуларда – эре бизнес катнашыннан башка уйнатылырга тиеш.
Дәүләт сатып алуларында катнашуда үзмәшгуль льготаларны җәелдерү “Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” илкүләм проектын гамәлгә кую кысаларында мондый гражданнарга эшчәнлек өчен уңай шартлар тәэмин итәчәк дип искәртәләр Финанс министрлыгында.