Россия Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында законга кул куйган. Аның буенча, аерым алганда, беренчел фаразга карата нефть-газ керемнәре бәяләве төшә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Кул куелган закон нигезендә, 2019 елда бюджет керемнәре 20 трлн 175 млрд сум тәшкил итәчәк, бу бюджет турында аннан алда кабул ителгән законнан 205,6 млрд сумга күбрәк. Чыгымнар 18 трлн 294 млрд сум тәшкил итәчәк, бу нефть-газдан тыш керемнәрнең тиешле артуы хисабына планлаштырылган күләмнән 256,5 млрд сумга күбрәк. Федераль бюджет профициты 1 трлн 932 млрд сум күләмендәге гамәлдәге профицитка карата 1 трлн 881 млрд сум дәрәҗәсендә салып калдырылган, ул 50,9 млрд сумга кими һәм тулаем эчке продуктның 1,7% тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның фаразланган күләме 109,086 трлн сум дип билгеләнгән, инфляциянең фараз дәрәҗәсе үзгәрмәгән – 4,3%тан да югары булмаган зурлыкны тәшкил итә. Рубль курсы буенча фараз көчсезләнүгә таба яңадан каралган – доллар өчен 63,9 сумнан доллар өчен 65,1 сумга кадәр.