Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.