Беренче яртыеллыкта илкүләм проектларга бюджетның чыгымнары үтәлеше 32,4% яисә 558,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Хисап палатасының хәбәрендә әйтелә.
“Илкүләм проектларга федераль бюджетның чыгымнары үтәлеше дәрәҗәсе шактый күтәрелде һәм 32,4% - 558,8 миллиард сум тәшкил итте. Ләкин бу федераль бюджетның чыгымнары үтәлешенең уртача дәрәҗәсеннән 42,5% түбәнрәк”, - дип искәртәләр хәбәрдә.
Түбәндәге илкүләм проектларга чыгымнарның үтәлеше түбән дәрәҗәдә – “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” – 8,3%, “Куркынчсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” – 12,2%, “Экология” – 11,6%, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” – 17,7%.