Россия Финанс министрлыгы 2019 елда ике уңышлы урнаштыру булуга карамастан, 2020 елга тышкы бурычка алулар буенча планны яңадан карауны әлегә планлаштырмый. Бу хакта Финанс министрлыгының дәүләт әҗәте департаменты башлыгы Константин Вышковский хәбәр итте.
“Өчьеллыктагы цифрларны кардиналь яңадан каравыбыз турында әлегә сөйләргә, киләсе ел бюджетында – моңа нигез юк”, - диде Вышковский.