Аның сүзләренә караганда, 2012 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына 82, 2 млрд. сум күләмендә керем кергән. Бу 2012 елга бюджет турында Закон тарафыннан расланган фараз күрсәткеченең 57 проценты дигән сүз.
2012 елның гыйнвар-июнь айларында, 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, “Салым һәм салым булмаган керемнәр” төркеме буенча акча күләме 8,31 млрд. сумга (16,1 процентка) арткан. Гомумән алганда, бу төркем буенча керем күләме агымдагы елның беренче яртыеллыгында 60, 1 млрд. сум (расланган күрсәткечнең 53,9 проценты) тәшкил иткән.
Министр сүзләренчә, республиканың барлык предприятиеләре тотрыклы эшли, планда каралган барлык керемнәр кереп бара. “Әлегә без план буенча барабыз. “КамАЗ” бик яхшы эшли, быел Вертолет заводы бик әйбәт керемнәр бирде, нефтехимия тармагында да хәлләр начар түгел”, - дип хәбәр итте депутатларга Р.Гайзатуллин.
Инфляция быел 4,1 процент тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы бирелгән исемлектә унберенче урында.
Бүгенге утырышта депутатлар “Татарстан Республикасы территориясендә патентлы салым системасын кертү турында” закон проектын тикшереп, сессиядә 1-3 нче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итте.
Әлеге закон проекты РФ Салым кодексына 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән “РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон тарафыннан кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып эшләнгән. Әлеге закон проекты нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә патентлы салым салу системасы кертелә.
Алда күрсәтелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, федераль законның “РФ субъектлары территорияләрендә аерым эшкуарларның патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре” дип аталган 346.25.1 статьясы көчен югалткан дип таныла. Шул ук вакытта “Салым салуның патентлы системасы” дип исемләнгән 26.5 бүлек кертелә. Ул гамәлдәге патентны һәм 2018 елдан башлап, этаплап, эшкуарлар эшчәнлегенең аерым төрләренә (вмененный) керемгә бердәм салымны алмаштыра. Бу норма аерым эшкуарлар өчен генә гамәлдә була.
Күрсәтелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, 2008 елның 3 октябрендә кабул ителгән “ТР территориясендә аерым эшкуарларның патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану мөмкинлеге турында” ТР Законының көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, Татарстан Республикасының салымнар белән бәйле законнары федераль нормалар белән тәңгәлләштерелә.
Яңа эшләнгән закон проекты белән, тәкъдим ителгән вәкаләтләр кысаларында аерым эшкуарлар тарафыннан бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләмен билгеләүне күз алдында тотыла. Якынча керем күләме РФ Салым кодексының 26.5 бүлеге нигезнамәләрен исәпкә алып, эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегеннән чыгып билгеләнә.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин бүген фикер алышу вакытында хәбәр иткәнчә, ТР территориясендә патентлы салым салу системасы керткән вакытта аерым эшкуарлар 2013 елның 1 гыйнвареннан салым салуның кайсы системасында эшләячәкләрен хәл итәргә тиеш. Аларга 6 процент ставка белән бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләме белән бәйле патент нигезендә эшләргә, эшкуарлар эшчәнлегенең аерым төрләренә (вмененный) керемгә бердәм салымда калырга яки салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләргә тәкъдим ителә.
Салым органнары мәгълүматы буенча, патентлы салым салу системасына күчәргә теләүче эшкуарлар 2012 елның 20 декабренә кадәр салым органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларга бер елга рөхсәт биреләчәк. Р.Гайзатуллин сүзләренчә, бөтен эшкуарлар да яңа системага күчә алмаячак, аның билгеле бер шартлары бар. Министр сүзләренчә, патентлы салым салу системасына күчәргә мөмкин булган эшкуарлыкның 48 төрен билгеләү көтелә.