РФ Финанс министрлыгы “халык облигацияләре”н яңа форматта чыгаруның өзлексезлеген тәэмин итәргә ниятли

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы “халык облигацияләре”н (ОФЗ-н) яңа форматта эшләтеп җибәргәннән соң бу кыйммәтле кәгазьләр сатып алуга һәрвакыт әзер булсын өчен чыгарышны бер-бер артлы уздырырга планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Хәзер ОФЗ-н чыгарышы яңа форматта әзерләнә. Эшләтеп җибәрү мизгеленнән теләсә кайсы вакытта корал сатып алу өчен әзер булыр дип планлаштырыла. Чираттагы чыгарыш тәмамлануга шунда ук яңа чыгарыш тәкъдим ителәчәк. Шулай итеп, аларның өзлексезлеге тәэмин ителәчәк”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Элгәре хәбәр ителгәнчә, Россия Финанс министрлыгы ОФЗ-н ны яңа форматта урнаштырырга җыена – банк-агентларга комиссиясез һәм 10 мең сумга кадәр сатып алуның киметелгән минималь суммасы белән. Әлегә министрлык яңа ОФЗ-нны чыгаруның төгәл срогын атамады.

ОФЗ-нның аннан алда урнаштырылган чыгарышларыннан аермалы буларак, яңа форматны сатып алганда һәм облигацияләрне түләп алганда гражданнарга банкларга комиссия түләргә кирәк булмаячак. Бу чыгымнар эмитентның үзенке – Россия Финанс министрлыгыныкы булачак. Яңа облигацияләрне сатып алуның минималь суммасы 30 мең сумнан 10 мең сумга кадәр киметеләчәк. Моннан тыш, яңа облигацияләр залогына ияләр банклар-агентларда кредитлар җәлеп итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International