АКШ һәм Кытай арасындагы сәүдә сугышларын кырысландыру белән бәйле нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы РФ икътисадына сизелерлек йогынты ясамаячак. Бу фикерне РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.
“Сәүдә сугышлары, глобализациядә чигенеш – болар дөньякүләм икътсадка һәм нәтиҗәдә дөньякүләм сәгәный динамикага, чимал товарларга бәяләргә нык бәрәчәк әйберләр. Без нефтькә бәяләрнең инде $60 дан түбән төшүен күрәбез. Ләкин биредә моннан куркырга кирәкми, чөнки анда икътисадый конструкция бюджет кагыйдәсе, бүлеп алу бәясе белән, ул шуның өчен дә тышкы базарларның мондый үзгәреп торулары Россия Икътисадына бик аз күләмдә йогынты ясый алсын өчен шулай төзелгән”, - дип искәртте ул.