Дәүләт Думасы илкүләм проектларга беренче чираттагы закон проектларын көзге сессиядә караячак

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Дәүләт Думасы илкүләм проектларның чараларын вакытында үтәү өчен кирәкле калган 17 закон проектын көзге сессиядә карарга ниятли. Бу хакта “Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар” порталына интревьюсында парламентның түбәнге палатасының берече вице-спикеры, “Бердәм Россия” партиясе депутаты Александр Жуков хәбәр итте.  

“Июль башында без Хөкүмәт һәм Президент администрациясе белән бергәләп илкүләм проектларның чараларын вакытында үтәү өчен кирәкле закон проектларының исемлеген билгеләдек – алар 26. Шуларның тугызын без инде кабул иттек. Калганнарын көзге сессиядә карарга ниятлибез, әмма алардан сигез закон проекты әле Дәүләт Думасына кертелмәгән”, - диде ул.

Жуков сүз закон проектларының беренче чираттагы исемлеге турында бара дип ассызыклады. “Моннан тыш, төп эш 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына бюджетны карау кысаларында узачак. Кирәкле төзәтүләр ясалачак. Депуталар Хөкүмәт белән бергәләп нәрсәнең яхшы гамәлгә куелганлыгын, нәрсәнең һәм ни өчен тоткарланганлыгын караячак. Финанслау буенча да тиешле нәтиҗәләр ясалачак”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International