Үзәк Банк: рубльнең реаль нәтиҗәле курсы июльдә 1,6%ка үскән

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның июлендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,6%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта агымдагы ел башыннан алып курс 7,7%ка үскән.

Шул исәптән, рубльнең реаль нәтиҗәле курсы алдагы ай белән чагыштырганда июльдә  долларга 1,8%ка (башыннан алып – 7,1%ка) арткан. Узган айда рубль курсы еврога 2,1%ка ныгыган (ел башыннан алып – 9%ка үскән).

Рубльнең нәтиҗәле курсы Россиянең хәлиткеч сәүдә партнерларының (Россиянең тышкы сәүдә әйләнешендә бу илләрнең өлешләренә карап) валюта курслары базасында исәпләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International