РФ Финанс министрлыгы финанс пирамидаларына кагылышлы РФ җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләде

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
РФ Финанс министры урынбасары Алексей Саватюгин Җинаять кодексының "Финанс пирамидаларны оештыру" статьясына төзәтмәләр әзеләнү турында хәбәр итте.
"Без җинаять кодексына үзгәртүләр кертү турында проект эшләп чыгардык. Бу кызык булырга мөмкин. Без җинаять кодексына "Финанс пирамидаларын оештыру" исемле яңа 159 статья кертәбез", - дип белдерде ул "Россия Банклары - 21 гасыр" банк форумында. 
Әлеге статьяда министрлык финанс пирамидаларын билгеләргә, җинаять эшендә аерым составлар, шул исәптән физик затлар группаларының хезмәт урыныннар файдаланып финанс пирамидаларын оештыру өчен җаваплылыкны тәкъдим итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International