Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Сезне чын күңелдән финансист көне белән котлыйм!
Финанслар белән бәйле эш беркайчан да җиңел булмаган. Бер яктан акчаларны җыю, туплау авыр булса, икенче яктан аларны җәмгыять өчен файдалы итеп тоту тагы да мөһимрәк. Бу таләпләрне тормышка ашыру безнең профессия кешеләренең төгәл, кешелекле, намуслы һәм гадел булуын сорый.
Финанс системасы югары сыйфатлы дәрәҗәгә ирешеп бара. Салым һәм бюджетка бәйле законнар системасы камилләшә, яңа, заманча информацион технологияләр кертелә. Финанс системасын реформалауга төпле һәм үлчәнгән алымнар куллану нәтиҗәсе бу.
Финансистлар исә үзгәрешләр, яңартуларга әзер, югары профессиональ, үз эшләре өчен җаваплы һәм илебез, республикабыз җитәкчелеге куйган мәсьәләләрнең мөһимлеген яңлап эшли.
Акча ресурсларын дөрес планлаштыру һәм бүлү, акчаның нңтиҗәлелекле тотылуын тәэмин итү, керем чыганакларының үсеше һәм башка мәсьәләләрне финансист җаваплы һәм җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы үз тәҗрибәсенә, хезмәткәрләненең профессиональлегенә таянып, киләчәктә дә бу мәсьәләләрне хәл итеп киләчәгенә ышанам.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, илебез һәм республикабыз өчен тырышып хезмәт итүегезне телим!