Финанс базарында мегарегулятор булырга тиеш

2012 елның 7 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы беренче вице-премьер Игорь Шуваловта узган утырыш нәтиҗәсендә кызыксынган ведомстволар белән финанс базарында мегарегулятор барлыкка китерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырырырга тиеш, дииде "Прайм" агентлыгына утырышта катнашучыларның берсе.

Агентлыкның әңгәмәдәшчесе белдергәнчә, әлегә бернинди карар да кабул ителмәгән һәм мегарегуляторр барлыкка китерү буенча эш башланды дияргә әле иртә.

Җомга көнне "Коммерсант" газетасы хәбәр иткәнчә, ФСФР һәм Үзәк банкны берләштерү юлы белән финанс базарында мегарегулятор барлыкка китерү мөмкинлеге карала. Шулай итеп, финанс базарында надзор  дигән глобаль реформа турында ун елдан артык йөргән сүз беренче тапкыр практикада чалында, дип фикер йөртә язма авторлары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International