РФ Финанс министрлыгы бюджетны караганда депутатларның вәкаләтләрен чикләргә җыена

2012 елның 7 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Финанс министрлыгында парламентның федераль бюджетка үзгәртүләр кертүне чикли торган закон проектын әзерли. Әлегә хәтле Дәүләт Думасы депутатлары бюджетның өлешләрен - бүлек һәм бүлечәләрен раслый һәм кире кага. Инициатива исә, тулысынча бюджет белән килешү яки килешмәүне күзаллый.

Министрлыктагы чыганак билгеләгәнчә, депутатларның вәкаләтләрен бөтенләй чикләү турында сүз бармый.

"Парламент 10 млрд. сумнан артык булган проектларны расларга хаклы. Шулай ук федераль максатчан программаларны һәм федераль адреслы инвестицион программаларны депутатлар төзәтә алмау турында да бәхәсләр бара", - ди чыганак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International