Республиканың эре салым түләүчеләре белән очрашулар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 19-20 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың эре предприятиеләре – «ТАИФ» компанияләр төркеме, машина төзелеше, энегетика тармагы, алкоголь продукциясен һәм сыра җитештерүчеләр һәм башкалар белән киңәшмәләр үтте.

Очрашу вакытында предприятиеләрнең бюджетка түләүләре һәм 2019 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары, 2019 елда көтелгән, шулай ук 2020-2022 елларга фаразлары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре каралды.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International