РФ төбәкләре бюджетлары профициты 2019 елның беренче яртыеллыгында өчтән бергә диярлек үскән

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкләрнең тупланма бюджетлары 700 млрд сум диярлек профицит белән туры китерелгән. Бу 2018 елның шул ук күрсәткеченнән өчтән бердән артыкка күбрәк. Төбәкләрнең керемнәре шулай ук 12%ка диярлек үскән. Бу хакта РФ Хисап палатасы хәбәр итә.

“2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкләрнең тупланма бюджетлары 695,7 млрд сум профицит белән туры китерелде, бу 2018 елның шул ук күрсәткеченнән өчтән бердән артыкка күбрәк”, - диелгән идарә тармагы матбугат хезмәте тараткан 2019 елның гыйнвар-июнендә төбәкләрнең тупланма бюджетлары үтәлешенә оператив анализда.

Шулай ук, гомумән алганда, төбәкләр бюджетлары керемнәре 2018 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 11,9%ка үскән дип искәртелә. Шуның белән бергә, Хисап палатасы мәгълүматы буенча, керемнәр төзелешендә физик затларның керемнәренә салымның 29,5% тан 28,7% ка кадәр, мөлкәткә салымның төркеме буенча 10,6%тан 9,6%ка кадәр төшү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта оешмаларның табышка салымның чагыштырма авырлыгы 1,4%ка үскән.

“Төбәкләрнең дәүләт әҗәте ел башыннан 169,4 млрд сумга яисә 7,7%ка төшкән һәм якынча 2 трлн сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта төбәкләрнең коммерцияле кредитлар буенча әҗәте 2019 елның 1 июленә өчтән бергә кыскарган”, - диелгән анализда.

Төбәкләрнең тупланма бюджетларының чыгымнары 2019 елның беренче яртыеллыгында шулай ук 9,3% ка үскән. Үсеш 76 төбәктә искәртелә, шул исәптән 29 төбәктә 10% һәм аннан да артыкка. Чыгымнарның иң зур өлешен төбәкләр мәгариф өлкәсенә – якынча 1,6 трлн сум (29,3%), социаль сәясәт үсешенә 1,3 трлн сум һәм икътисадка – якынча 900 млрд сум юнәлткәннәр. Илкүләм проектларны гамәлгә куюга субъектларның бюджетлары чыгымнары 285,9 млрд сум, җирле бюджетларныкы 43,4 млрд сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International