РФ Финанс министрлыгы ай дәвамында Министрлар Кабинетына инвестицияләрне яклау турында закон проектын кертәчәк

2019 елның 23 августы, җомга

Финанс министрлыгы Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында эшләнеп беткән закон проектын ай дәвамында Хөүмәткә кертәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Хөкүмәтнең икътисадый блогыннан безнең инде ризалык бар, фикер каршылыкларын башка идарә тармакларында көйләп бетерәсе калды. Безнең планнар буенча, без бу закон проектын Хөкүмәткә ай дәвамында кертергә һәм аны Дәүләт Думасында көзге сессиядә карарга тиеш. Закон проектын иң беренче чиратта карарга кирәк, аны инвесторлар (шул исәптән төбәктә эшләгән) көтә. Шуңа күрә без моны Хөкүмәтең мөһим инвестицияле әһәмиятле структур инициативаларының берсе дип саныйбыз. Аны тизләтү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - дип искәртте  Силуанов.

Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында закон киләсе ел башланганчы гамәлгә керә аламы дигән сорауга беренче вице-премьер: “Безнең планнарда нәкъ шундый сроклар куелган да”, - дип җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International