Fitch Ratings Россиянең алты шәһәренең һәм төбәгенең рейтингларын "BВB-" тан "BBВ" кадәр күтәргән

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы “тотрыклы” фараз белән "BВB-" тан "BBВ" дәрәҗәсенә кадәр РФ алты шәһәренең һәм төбәгенең озак сроклы кредит рейтингын күтәргән. Бу хакта агентлык тараткан хәбәрдә әйтелә.

“Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы Россия Федерациясенең алты субмилли берәмлегенең эмитент дефолтының озак сроклы рейтингын (РДЭ) чит ил һәм илкүләм валютада "BВB-" тан "BBВ" дәрәҗәсенә кадәр күтәргән. Рейтинглар буенча фараз – “тотрыклы”. Кыска сроклы РДЭ чит ил валютасында "F3" тән "F2" кадәр арттырылган. Рейтинг гамәлләре түбәндәге шәһәрләр һәм төбәкләргә карата уздырылган: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ямал-Ненец автоном округы, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе”, - дип язылган хәбәрдә.

Агентлык бәяләвенчә, Мәскәүнең бурыч түләүгә сәләтлелеге "a+", Санкт-Петербургныкы - "а", Ямал-Ненецо автоном округыныкы - "а", Татарстан Республикасыныкы - "а-", Башкортстан Республикасыныкы - "а-" һәм Чиләбе өлкәсенеке - "а-" дәрәҗәсендә тора.  

“Бу тиешле субмилли берәмлекләрнең эмитент дефолты рейтингларын мөстәкыйль РДЭ тотып тора дигән сүз”, - дип искәртелә хәбәрдә.

Fitch аналитиклары фикеренчә, хәбәрдә күрсәтелгән Россия субъектлары уртача сроклы перспективада мөстәкыйль нигездә көчле бурыч алуга сәләтлелекләрен саклап калачак һәм аларның рейтингларын элеккечә мөстәкыйль РДЭ тотып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International