РФ Финанс министрлыгы үзебезнең ил товарларын дәүләт сатып алулары вакытында бәя преференцияләрен чикләү ягында

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Үзебезнең ил товарларын дәүләт сатып алулары вакытында бәя преференцияләрен куллану чикләүләр белән булырга тиеш. Бу фикерне III Санкт-Петербург төбәкара контракт мөнәсәбәтләре форумында РФ Финанс министрлыгының Контракт система өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты директоры Татьяна Демидова җиткерде.

Россиянең Федераль антимонополия хезмәте бу елның июлендә барлык үзебезнең ил товарларын дәүләт сатып алулары вакытында бәя преференциясен куллану өчен чыгыш ясады.

“Без дә үзебезнең ил тәэмин итүчеләре-җитештерүчеләренә преференцияләрне киңәйтү ягында. <...> Федераль антимонополия хезмәте белән төп аермабыз якын килү юлларында һәм күләмнәрдә, чөнки Федераль антимонополия хезмәтеннән хезмәттәшләребез безгә исемлекне бөтенләй алып атырга һәм барысына да [преференция җәелдерергә] дип әйтергә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин, кызганычка каршы, без моны хуплый алмыйбыз, чөнки ул вакытта бик күп нюанслар һәм бу преференцияләрдән китүнең ысуллары барлыкка килә, чөнки хәзерге вакытта сатып алу предметына преференцияләр бирелгән һәм бирелмәгәнне катнаштыруга тыю шартларның берсе булып тора”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International