АКРА рейтинг агентлыгы Россиягә, шулай ук башка дәүләтләргә мөстәкыйль рейтинг бирергә ниятли. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Хәзерге вакытта АКРА ның валидалы һәм расланган методолиясе бастырылган. Без мөстәкыйль эмитентларны АКРА кредит рейтинглары белән каплауны киңәйтүгә бөтен көчебезне куябыз һәм бу юнәлешне агентлык өчен өстенлеклеләрдән дип саныйбыз. Рейтингларны бирүнең төгәл даталары күп факторларга бәйле”, - диелә хәбәрдә.
Моңарчы агентлык мөстәкыйль рейтинглар бирү белән шөгыльләнмәде дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Мөстәкыйль кредит рейтингы – дәүләтнең вакытында һәм тулы күләмдә үзенең финанс йөкләмәләрен үтәүгә әзерлеген бәяләү инструменты. Хакыйкатьтә дефолт мөмкинлеген бәяләү булып тора. Moody's, Standard and Poor's һәм Fitch Халыкара рейтинг агентлыклары Россиянең мөстәкыйль кредит рейтингын 1996 елның көзеннән бастыра. 2003-2005 елларга кадәр чит ил валютасында РФ илкүләм кредит рейтингы инвестицияле түгел дип саналды, ләкин аннан соң үсте. 2015-2017 елларда S&P, ә 2015-2019 елларда Moody's Россиянең рейтингын инвестицияле дәрәҗәдән түбәнәйтте. Fitch бу вакытта аны инвестицияле дип санады.