Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 2019 елның III кварталында 0,8-1,3% тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Банкы материалларында.
"Милли проектларны гамәлгә ашыру һәм дәүләт инвестицияләрен арттыру 2019 елның III кварталында төп капиталның тулаем туплану темпының 0,5-1 % кадәр күтәрелүенә китерәчәк. Шуның белән бергә, халыкның керемнәре стагнациясе шартларында кулланучылар ихтыяҗының артуы тоткарланачак. III кварталда эчке тулаем продуктның үсеш темпы 0,8-1,3% интервалында фаразлана", - дип билгеләп үтә регулятор.
Росстатның башлангыч бәяләве буенча, 2019 елның II кварталында тулаем эчке продукт үсешенең еллык темпы 0,9% ка кадәр арткан (2019 елның I кварталында үсеш 0,5% ка арткан), бу Россия Банкының фараз интервалына 0,5-1,0% ка туры килә.