2019 елның 26-27 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-июлендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның август аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.
Киңәшмәләр барышында 2019 елның гыйнвар-июлендә җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2019 елның августында керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә отпуск акчалары вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.
Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре тикшерелде.