Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның җиде ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, сентябрь аена бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар «Татнефть» ГАҖнең 2019 елның беренче ярты еллыктагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Директорлар советында тагын компаниянең шиннар бизнесында инвестицион мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.