2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Казан Ратушасында 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Виталий Мутко, утырышны ачып, хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек планы 4 бүлектән торачак, аңа 75 чара кертеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, республика бу тарихи чорның 70 елын РСФСРның автономиясе рәвешендә яшәгән. Бу елларда икътисад алга зур адым ясаган – кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең бөтен бер тармаклары булдырылган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсә башлаган, социаль структура да сизелерлек үзгәрешләр кичергән.   

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, юбилейга әзерлек 2015 елда башланган. Бүген республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планнары гамәлгә ашырыла.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International