Максим Орешкин: нефть бәясе баррель өчен 40 долларлык булганда да Россия икътисады көчле басым тоймаячак

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Россия икътисады хәтта нефть бәясе баррель өчен 40 доллар булганда да җитди басым кичермәячәк, дип белдерде РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

"Әгәр дөнья икътисады җитди проблемалар белән очрашса, Россиягә алар шулай ук кагылачак, әмма иртәрәк безне тагын да көчлерәк эләктереп алыр иде. Баррель өчен 60 доллар – безгә яңа проектларга инвестицияләр салырга, аларны үстерергә мөмкинлек бирә торган билгеле бер дәрәҗә ул. 40 доллар булганда моны эшләү катлаулырак булачак, әмма мондый бәядә дә без финанс базарына һәм эчке икътисадка бюджет, түләү балансы күзлегеннән җитди басым кичермәячәкбез", - диде министр.

Икътисади үсеш министрлыгы августта 2019 ел нәтиҗәләре буенча алдан фаразланган 63,4 доллардан баррель өчен 62,2 долларга кадәр нефть бәяләре фаразын киметте. Министрлык бәяләве буенча, 2020 елда нефть барреле өчен бәя элегрәк фаразланган $59,7 урынына $57 кадәр кимиячәк. Фаразга караганда, 2021 елда нефтькә бәя $56 кадәр кимиячәк, 2022 елда бу күрсәткеч $55 дәрәҗәсендә көтелә, 2023 елда - $54, 2024 елда - баррель өчен 53 доллар.

Орешкин өстәп әйткәнчә, нефтькә бәяләр төшсә, Россия икътисадында һәлакәт булмаячак, шул ук вакытта эре икътисадларның сәүдә каршылыгы искәрмәләрсез барлык илләргә дә кагылачак. "Без соңгы берничә елда уздырган макроикътисадый структур реформалар белән шактый дәрәҗәдә сакландык. Монда бюджет кагыйдәсе дә, валюта сатып алу механизмы да, һәм башка бик күп нәрсәләр", - диде Орешкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International