Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Финансчылар көне белән котлыйм!

Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсеше, социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү аның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле.

Бүген финанслар белән дөрес идарә итү - ул акчаларны туплау гына түгел, беренче чиратта, аларны гомуми эш өчен бүлә белү. Бу мөһим бурыч сездән, финансчылардан, югары профессиональлек, намуслылык таләп итә.

Алга таба да сез бу сыйфатлар белән аерылып торырсыз, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә зур өлеш кертерсез дип ышанам.

Эшегезгә намуслы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International