Бюджет чыгымнарын арттыру фонында кайбер илкүләм проектларны соңрак гамәлгә ашыру 2019 ел ахыры - 2020 ел башында проинфляция эффектына ия булырга мөмкин. Бу хакта Россия Банкының "2020 елга һәм 2021, 2022 елларга бердәм дәүләт акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында әйтелә.
"Агымдагы елның икенче яртыеллыгында бюджет чыгымнарын сезонлы арттыру фонында кайбер илкүләм проектларны тормышка ашыру 2019 ел ахырында - 2020 ел башында проинфляция эффектына ия булырга мөмкин", - дип билгеләп үтелә документта.
Регулятор шулай ук фаразланган офыкта, нигездә 2020 елдан башлап, икътисадый үсеш перспективаларының билгесезлеге факторы Хөкүмәтнең бюджетның һәм структур сәясәтенең планлаштырылган чаралары комплексының йогынтысы масштабы һәм характеры булуын күрсәтә.