Россиянең эчке тулаем продукты 2019 елның II кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9% ка арткан, дип дәлилли Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары. Шул рәвешле, статхезмәт августта бастырылган күрсәткеч динамикасының беренчел бәяләвен раслады.
Хәзерге бәяләрдә Россия тулаем эчке продукты күләме хисап чорында 26,188 трлн сум тәшкил итте.