Алга таба төп ставканы киметү өчен РФ Үзәк Банкының нигезләре бар. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанслар министры Антон Силуанов белдерде.
Россия Банкы директорлар советы бүгенге утырышта акрыная баручы инфляция фонында төп ставканы еллык 7% дәрәҗәсенә кадәр киметергә карар кылды.
"Бу көтелгән иде, без инфляциянең кими баруын күрәбез һәм Үзәк Банк үз коммюникесында моның соңгы кимү түгеллеген белдерде. Без Үзәк Банкның бу юнәлештә киләсе карарларын көтәбез", - диде ул.
"Ставкаларны киметү өчен нигезләр - алар барысы да күренеп тора. Беренче чиратта, без башта көткән беренчел фаразга караганда инфляциянең түбәнрәк темплары", - дип өстәде министр.