Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына федераль бюджет проекты өстендә 14 октябрьдән эшли башларга ниятли. Бу хакта комитет утырышында аның рәисе Андрей Макаров хәбәр итте.
"Барлык процедураларны узуны исәпкә алып, комитет киләсе өчеллыкка бюджетны дүшәмбе көнне, 14 октябрьдә карый башлаячак. Безнең сезнең белән һәрвакыттагыча - 10 көн барлык дәүләт программаларын, бюджетның барлык параметрларын карыйбыз, шуңа күрә тәкъдим - 14 октябрьдән безнең бюджет өстендә эш", - диде ул.
"Бюджет катлаулы, бюджет зур, дәүләт программаларыннан тыш, безгә һәр илкүләм проектны аерым карарга, комитетлар белән бергә, министрлык һәм ведомстволарны - җаваплы башкаручыларны тыңларга кирәк булачак. Бу эшне безгә законда билгеләнгән вакытта башкарырга кирәк", - дип өстәде Макаров.
Ул искә төшергәнчә, Бюджет кодексы бюджетны карауга ике ай - 60 көн бирә.
Закон нигезендә, РФ хөкүмәте Дәүләт Думасына киләсе финанс елына һәм өч еллык планлы чорга федераль бюджет проектын агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча кертергә тиеш.