РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе өч елга бюджет профицитлы булачак, дип белдерде.
"Быелгы кебек үк, бюджет киләсе елларга, ягъни киләсе өч елга, баланслы гына булмаячак. Без аның бөтен өч ел дәвамында профицитлы булачагыннан чыгып эш итәбез", - диде Министрлар Кабинеты башлыгы, Хөкүмәт утырышын ачып.
Премьер ассызыклаганча, федераль бюджет параметрларын эшләгәндә дөньякүләм базарларындагы тотрыксызлык исәпкә алынган һәм тышкы факторлар йогынтысын киметергә (ныклык запасын тәэмин итеп) мөмкинлек бирә торган бюджет кагыйдәсе механизмы сакланган.
Федераль бюджет проекты турында сөйләгәндә, Медведев иң бәхәсле мәсьәләләр алдагы тармак киңәшмәләрендә тикшерелде дип искә төшерде. "1 октябрьгә кадәр бюджет пакеты Дәүләт Думасына җибәрелергә тиеш", - диде ул.
Шул ук вакытта, премьер-министр сүзләренчә, Икътисади үсеш министрлыгы социаль-икътисадый үсеш фаразының өч сценариен эшләгән. "Аңлашыла, бюджетны формалаштырганда без, гадәттәгечә, консерватив әйберләргә таянабыз, әмма тулаем алганда, максатчан сценарийны үтәргә омтылырга кирәк булудан чыгып эш итәбез", - диде премьер.
Ул аныклап узганча, 2020-2022 елларга бюджет беренче чиратта социаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән. "Бюджетны әзерләгәндә аның социаль юнәлешле булырга тиешлегеннән чыгып эш иттеләр – бу иң мөһим юнәлеш. Социаль ярдәмгә - мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният үсешенә бара торган акчалар - бу элеккечә бюджетның төп чыгым өлеше", - диде хөкүмәт башлыгы.
Ул бюджетның РФ президенты указында билгеләнгән илкүләм үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән булуын искәртте.