Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясен үткәрде. Утырыш 2024 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгакларына һәм 2025 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы катлаулы шартларда Татарстан икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алды. 10 айда тулаем төбәк продукты күләме - 103,2%, сәнәгать җитештерүе индексы - 103,9%, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 108,2%, төзелеш эшләре күләме - 118,4% тәшкил итте. «Безнең бәяләүләр буенча, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумга җитәчәк. Без бу катлаулы чорда республикабызга ярдәм иткән өчен Россия Президентына һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәтле", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Быел Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 647,5 млрд сум күләмендә бәяләнә, шулардан үз керемнәре - 551 млрд. «2025 ел бик киеренке булыр дип көтелә. Республиканың берләштерелгән бюджеты кытлыгы 13,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Шулай ук яңа елдан оешмалар табышына салым ставкасының артуы көтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе резервлар белән эшне дәвам итәргә өндәде. Тармак министрлыкларына авырлыклар кичерүче, бюджетка түләүләрне киметүче предприятиеләр белән системалы рәвештә баланс комиссияләре үткәрергә кирәк. Максат - аларга ярдәм итү һәм үсүләрен тәэмин итү, салым бурычлары белән эшне дәвам итү, бизнесны күләгәдән чыгару, хезмәт хакларын легальләштерү һәм башка юнәлешләр буенча чаралар күрү. Берләштерелгән бюджет чыгымнары быел 648 млрд сум тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика барлык бюджет йөкләмәләрен дә үтәп бара. Ил Президентының «май» указлары кысаларында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бурычлар үтәләчәк. Быел илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 36,9 млрд сум юнәлдереләчәк, шуларның 19 млрд сумы - федераль бюджеттан. Ел ахырына кадәр акчаларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә һәм планлаштырылган объектларны сафка бастырырга кирәк. Илкүләм проектларның барлык максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.
"Хәзер 2025 елга яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында килешүләр төзү буенча федераль хакимият органнары һәм ил субъектларының уртак эше алып барыла. Ел ахырына кадәр федераль үзәк белән каралган барлык килешүләргә кул куярга һәм 2025 елның гыйнварында яңа төбәк проектларының паспортларын расларга кирәк. Икътисад министрлыгына һәм Финанс министрлыгына бу эшне контрольдә тотуны йөклим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ведомство җитәкчеләренә. Ил Хөкүмәте карары белән төбәкләр өчен илкүләм проектларны уртак финанслауның яңа чик дәрәҗәләре билгеләнде. Татарстан өчен 2025 елга бу күрсәткеч 79% - РФ бюджеты һәм 21% - ТР бюджеты. Шул ук вакытта кайбер проектларда әлеге дәрәҗә үтәлми. Мәсәлән, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә федераль финанслашу дәрәҗәсе. «Бу мәсьәләдә Россия Финанс министрлыгы ярдәменә өметләнәбез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Антон Силуановка.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2025 елга һәм план чорына Татарстан бюджеты расланган. Хәзер муниципаль бюджетларны кабул итү буенча эш дәвам итә. 20 декабрьгә кадәр барлык карарлар да расланырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларын нисбәтләнгән муниципаль бюджетларны кытлыксыз һәм республиканың Финанс министрлыгы белән килештерелгән параметрларга туры китереп кабул итүне тәэмин итәргә өндәде.
Россия Финанс министры Татарстан командасының бюджет, финанс һәм икътисадый сәясәткә җаваплы каравын билгеләп үтте. "Республика бюджеты нисбәтле. Ул ил Президенты куйган барлык бурычларга һәм илкүләм үсеш максатларына җавап бирә. Күрәбез, бюджетның без барыбыз да белгән куркыныч очракларына резервлары бар. Моннан тыш, Татарстан - кредитларны исәптән чыгару механизмында актив катнашучы. Ышанам ки, без сезнең белән киләчәктә дә нәтиҗәле эшләячәкбез», - дип өстәде Антон Силуанов.
Соңыннан дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды