2019 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспектор Аппаратында видеоконференцэлемтә режимында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышына оператив мониторинг алып баруны тәэмин итә торган автоматлаштырылган программа продуктларыннан файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий җитәкчелегендә үтте.
Чарада Федераль казначылык һәм региональ хакимият органнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Рөстәм Аюкасов булды.
Киңәшмә барышында утырышта катнашучылар төбәк проектларын мониторинглау процессын автоматлаштыру турында докладлар тәкъдим иттеләр, мәгълүмат продуктларын эшләүгә гамәлдәге алымнарны тикшерделәр, шулай ук аларны унификацияләү һәм интеграцияләү буенча киләчәк адымнар турында фикер алыштылар.