Милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга, социаль, этник һәм конфессиональ туфракта конфликтларны булдырмауга ярдәм итүче “Экстремизмга - Юк!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы фойесында әлеге тема буенча стенд урнаштырылды.
Моннан тыш, айлык кысаларында чаралар планы нигезендә Министрлык хезмәткәрләре өчен экстремизм, террорчылык, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән лекцияләр уздырылды, шулай ук “Экстремизмга - юк!” балалар иҗади конкурсы оештырылды.