Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты тарафыннан бюджетның керем өлешен 12,9 млрд. сумга арттыру каралган.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында депутатларга Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.
2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты күләме керемнәр буенча 275 млрд. 890,8 млн. сум, чыгымнар буенча - 295 млрд. 258,5 млн. сум күләмендә расланды, дефицит 3 млрд. 610 млн. сумга кими һәм 19 млрд. 367,7 млн. сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, дефицит күләме тулысынча финанслар белән тәэмин ителгән һәм бюджет чараларының калган өлешләре исәбенә капланачак.
2020 елга бюджет керемнәр буенча 234 млрд. 369,1 млн. сум, чыгымнар буенча 239 млрд. 128 млн. сум күләмендә расланды.
2021 елга керемнәр 239 млрд. 720,5 млн. сум, чыгымнар 245 млрд. 70,8 млн. сум тәшкил итәчәк. 2020 һәм 2021 елларда бюджет дефициты үзгәрми.