Татарстанда Демография” проекты кысаларында 22 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.

Бу хакта Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Ирек Фәйзуллин искәртүенчә, “Демография” проекты кысаларында 2018-2019 елларда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Шуларның 22се файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган инде. Калган 8 объектта әле эшләр бара.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International