2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 40 кушымтадан тора.
Проект законын Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан каралган докуметлар һәм материаллар озата бара. Шулай ук юллама эчтәлеген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты тәшкил итә.
Бюджет юлламасының гомуми күләме - 4098 бит. Закон проектлары ике дәүләт телендә кертелде.
Алга таба бюджетның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында, парламент тыңлауларында, зональ киңәшмәләрдә тикшереләсе бар.