«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы булды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта 2019 елның сигез аенда Компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрьгә һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды.

Утырыш барышында Директорлар советы социаль проектлар һәм «Татнефть» төркеме программалары белән идарә итүнең бердәм системасын үстерү турында доклад тыңлады. «Татнефть» Компаниясенең социаль сәясәте корпоратив җаваплылык һәм тотрыклы үсеш, кеше капиталының әһәмияте һәм хезмәткәрләрнең һәм җирле халыкның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү принципларына нигезләнгән.

Моннан тыш, Директорлар советы сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм климат үзгәрүне исәпкә алып, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә «Татнефть» ГАҖ Политикасының яңа редакциясен раслады.

Шулай ук Директорлар советы профильле булмаган активларга карата стратегия һәм планнар турындагы мәгълүматны тыңлады һәм башка мәсьәләләрне карады.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International